Милли проектлар
13 апрель 2022, 03:40

Йога тәнне сыгылмалы ясый, кәефне күтәрә

Октябрьский шәһәренең Үзәк кала китапханәсендә "Сәламәтлек юлы буйлап, алга!" интеллектуаль уены үтте.

Йога тәнне сыгылмалы ясый, кәефне күтәрәЙога тәнне сыгылмалы ясый, кәефне күтәрә
Йога тәнне сыгылмалы ясый, кәефне күтәрә

Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара Октябрьский нефть колледжы студентлары өчен Пушкин картасы проекты чикләрендә үтте.
Инструктор Анатолий Егоров студентларга кызыклы итеп йога күнекмәләре, аларның никадәр файдалы булуы турында сөйләде, борынгы йога практикасы белән дә таныштырды. Йога күнекмәләрен күрсәтте, яшьләр аларны аерым кызыксыну белән кабатлады.
Соңыннан "Сәламәтлек", "Мәкальне дәвам ит", "Медицина", "Капитаннар бәйгесе", "Пантомима", "Анаграммалар" һәм башка сәламәт яшәү үрнәгенә багышланган төрле конкурс уеннары уйнадылар. Балалар командаларга бүленеп тапкырлык-зирәклекләрен күрсәттеләр, катлаулы биремнәрдә көч сынаштылар. Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас