

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Русиягә дустанә булмаган илләр ягыннан санкцияләр басымы ясалуы аркасында, чит ил товарларын файдалану белән бәйле ремонт эшләре өзеклекләренә юл куймас өчен, заказчыларга «Биржа импортозамещения» онлайн-ресурсындагы үзебезнең илдә җитештерелгән техника-технологияләргә игътибар итәргә чакыра.
Мәйданда Русиядә җитештерелгән техникалар буенча тәкъдимнәр булдырылган һәм ул даими тулыландырылып тора. Үзебезнең ил сәнәгате өчен тәгаенләнгән сервис заказчыларга - кирәкле товарларын, җитештерүчеләргә исә сату өчен яңа базарлар табарга булыша. Бүген анда 1,5 миллион заказчы һәм 700 меңнән артык поставщик үзләренең тәкъдимнәрен урнаштыра.