Милли проектлар
13 апрель 2022, 03:58

"Автопаркны яңарту - саулык саклау өлкәсен яңартуның мөһим өлеше"

Шулай ди Бәләбәй үзәк дәваханәсенең баш табибы Рөстәм Ишморзин.

"Автопаркны яңарту - саулык саклау өлкәсен яңартуның мөһим өлеше""Автопаркны яңарту - саулык саклау өлкәсен яңартуның мөһим өлеше"
"Автопаркны яңарту - саулык саклау өлкәсен яңартуның мөһим өлеше"

Бәләбәй үзәк район дәваханәсенә өр-яңа ике "Ларгус-Лада" автомобиле кайтты. Медицина ихтыяҗлары өчен тәгаенләнгән "Ларгус"лар "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасына ярашлы алынган.
"Яңа машиналар зарурлык кичерүчеләр янына чыгуларны арттырырга, шулай ук аларны медицина учреждениесенә озатырга ярдәм итәчәк. Яңа автомобильләр физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен аеруча уңайлы", - ди Бәләбәй районы хакимияте җитәкчесе Азат Сәхәбиев.


Фото: rstradehouse.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас