

Благовар районының Языково дәваханәсенә яңа корылма кайтарганнар. Ул – рентген диагностика комплексы һәм санлы рентгеномаммография аппараты.
Әйткәндә тел сындырырлык бу комплекс табиблар һәм бигрәк тә пациентлар өчен бик тә кирәкле. Чөнки ул чирләрне, шул исәптән яман шеш авыруларын тулырак диагностикалауга ярдәм итә.
“Яман шеш чирләрен алдан ачыклауда бу корылманың ярдәме зур булачак. Чирләрне вакытында ачыклау һәм дәвалау үлем күрсәткечен киметәчәк”, – ди баш табиб Алмаз Заһидуллин.
Яңа комплекс күбрәк кешене кабул итәргә дә ярдәм итәчәк. Моннан тыш заманча санлы корылма диагностика сурәтләренең сыйфатын яхшырта, ди табиб-онколог Кирилл Алыймов.
Шуны да билгеләп китик: әлеге комплекс “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сатып алынган. Аның бәясе 24 миллион сумнан артып киткән.