

“Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Ишембай катализаторлар махсуслаштырылган химик заводы” җәмгыяте “Роснефть” белән “Лукойл”га катализаторлар озатачак. Завод шушы ике концерн белән хезмәттәшлекне җайга салган.
–“Ишембай катализаторлар махсуслаштырылган химик заводы” Русия һәм Көнчыгыш Европада нефть эшкәртүләреннән катализаторлар җитештерүче эре җәмгыятьләрдән санала. Үз эшләнмәләре һәм җитештерү куәте исәбенә завод ил территориясендәге барлык мотор майлары җитештерүчеләренең нефть эшкәртүләреннән катализаторларга булган ихтыяҗын тәэмин итәргә әзер. Бу исә безнең ягулык-энергетика комплексының бәйсезлеген һәм энергетик хәвефсезлеген аңлата, – диде БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.