

“Элегрәк машиналар җитешмәгән чакта пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәткәндә без кыенлыклар кичерә идек. Бу очракта безгә район оешма-учреждениеләре ярдәм кулы суза иде. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган яңа автомобиль безнең проблемаларыбызны хәл итте. Хәзер без район халкына медицина ярдәмен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп күрсәтәчәкбез, чөнки яңа ашыгыч ярдәм машинасы авыр чирлеләрне йөртер өчен дә җиһазландырылган”, – ди табиб-терапевт Дилара Гәрәева.
Чыганак: bash.news