Милли проектлар
10 апрель 2022, 21:15

Күршеләр бәйрәме

Күрше хакы - тәңре хакы сүзләре белән килешәсездер бит?

Иглин районының Түбәнге Ләмәз авылының мәдәният йортында “Аек авыл” республика конкурсы, “Демография” милли проектына караган “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту” төбәк проекты кысаларында “Күрше хакы – тәңре хакы” конкурс-уен программасы үтте.

Бәйрәмне оештыру башлангычы белән башкорт “Агинәй” җирле башкорт хатын-кызлары җәмгыяте чыгыш ясады. Чараның максаты – күршеләр арасында  җылы, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру һәм аларны ныгыту.

Безнең халыкта хәтта “Өй алырдан алды күршеңне сайла” дигән сүз таралган. Чөнки күршеләр – гомер   буе иңгә-иң терәшеп терәшеп яшәячәк кешеләр, күршеләр белән без туганнарга караганда да ешрак очрашабыз һәм аралашабыз.

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас