Милли проектлар
9 апрель 2022, 08:21

Әгәр организмның көче калмаса...

Безнең организмның төп яклаучысы-саклаучысы – иммунитет. Нәкъ менә ул үзебезне ничек хис итүебез, сирәк яки еш чирләвебез, бактерияләр һәм вирусларга каршы тора алу-алмавыбыз өчен җавап бирә.

Әгәр организмның көче калмаса...Әгәр организмның көче калмаса...
Әгәр организмның көче калмаса...

Безнең организмның төп яклаучысы-саклаучысы – иммунитет. Нәкъ менә ул үзебезне ничек хис итүебез, сирәк яки еш чирләвебез, бактерияләр һәм вирусларга каршы тора алу-алмавыбыз өчен җавап бирә.

   Әгәр иммун системасы эше бозылса, кеше организмында бик күп авырулар баш калкытырга гына тора. Ләкин алар арасында иң еш теркәлгәне – аллергия. Бүген без “Сихәт” битләрендә нәкъ менә иммунитет һәм аның эшчәнлеге үзенчәлекләре, аны ныгыту ысуллары, шулай ук аллергия һәм аны булдырмау турында язарга булдык. Бик күпләрне кызыксындырган сорауларга медицина фәннәре кандидаты, аллерголог-иммунолог Юлия Борисовна Селихова җавап бирә.

   -Юлия Борисовна, кешедә аллергия барлыкка килүнең төп сәбәпләре нинди?

   -Аллергия – чагыштырмача яшь авырулардан санала, әлеге термин бары тик 1906 елда гына барлыкка килгән. Әлбәттә, аллергия реакциясенең чагылышлары турында борынгы галимнәр тарафыннан да язып калдырылган булган, ләкин чирнең көчле үсеше соңгы дистә елларга туры килә.

   Чирнең барлыкка килүенең берничә теориясе бар, ләкин аларның барсы да бер үк нәрсәгә килеп тоташа – ул да булса, цивилизация үсешенә. Үткәрелгән тикшеренүләр шуны дәлилли: иммунологик һәм аутоиммун чирләр ешрак алга киткән илләрдә ешрак очрый. Шулай ук сәнәгать үсешкән эре шәһәрләрдә дә, кечкенәләренә караганда, авыручылар саны күбрәк теркәлә.

   Бер яклап караганда, без пычранган һава сулыйбыз, шулай ук химия сәнәгате җитештергән ризыкларны, даруларны даторган саен ешрак кулланабыз.  Алар исә төрле эчке органнар һәм системалар эшчәнлеген боза. Җитмәсә, бүген ризыкларда төрле стабилизатор, ароматизатор, консервант, ГМО, антибиотик һ.б. да бихисап бит. Боларны без көн саен кулланабыз, димәк, бу берничек тә эзсез узмый. Нәкъ менә шулар еш кына аллергия һәм хроник чирләр килеп чыгуга, стресслар барлыкка килүгә сәбәпче була да инде.

   Икенче яктан караганда, аллергик авырулар (һәм башка күп кенә чирләр) барлыкка килүгә яшәешебездә әкренләп гадәти сайлап алу юлы (естественный отбор) югала бару дә сәбәпче буладыр. Табигать бик акыллы бит ул: анда зәгыйфьләнә баручыларның кимүе һәм, нәтиҗә буларак, аларның токымнары бетүгә бару механизмы каралган. Ә замана медицинасы күп очракларда табигый сайлап алуга каршы торырга мөмкинлекләр ача. Нәтиҗәдә, бүген репродуктив технологияләр үсештә булу аркасында хәтта бик-бик озак балага уза алмаганнар да бәби сөю бәхетенә ирешә, табиблар хәтта гәүдә авырлыгы нибары  ярты киограмм чамасы булган бәбиләрне коткара һ.б. Ләкин... таякның ике башлы булуы хакында онытырга ярамый: бер яклап, кешеләр бәбиләре тууга сөенә, икенче яклап, бу хәлләр кешелек популяциясендә гомум чиргә бирешүчәнлеккә китерә. Табигать – табигать булып кала һәм аның эшчәнлегенә кысылуыбыз эзсез үтми...

   Аллергия чирләренең торган саен арта баруының тагын да бер сәбәбе – адәм балалары гигиенага кирәгеннән артык зур игътибар бүлә башлады. Без хәтта чамадан тыш стериль шартлар тудырырга тырышабыз, аеруча кечкенә балалар өчен. Ә бит кечкенә вакытта алар төрле аллергеннар белән якыннан аралашырга һәм иммунитет булдырырга тиеш. Галимнәр шуны раслаган: инфекцияләр белән авыру очракларын киметү, аеруча балачакта (мәсәлән, нәниләрне изоляцияләү, вакцина ясату, социаль-икътисади шартларны яхшырту, дезинфекция белән мавыгу һ.б.), киләчәктә аллергия авыруларының артуына китерә. Моңа антибиотиклар белән дәвалану да үз өлешен кертә. Антибиотикларны хәзер авырлы хатыннарга да, яңа туган сабыйларга да бирәләр. Ә бит бу бала өчен нәкъ иммунитет формалаша торган бик тә мөһим чор! Әлбәттә, антибиотиклар – начар, куллану кирәкми дип булмый, ләкин аларны бары тик катгый медицина күрсәтмәләре булганда гына кабул итәргә кирәк.

   Бүген без балаларны теләсә нинди инфекциядән дә курчаларга тырышабыз, нәтиҗәдә, бала стериль диярлек мохиттә үсә. Ә иммун системасына үзенең активлыгын күрсәтерлек нинди дә булса башка юнәлеш табарга кирәк була. Һәм ул таба да...

   Аллергия – ул гипериммун реакция, ягъни иммунитетның кеше өчен бернинди дә куркыныч тудырмаучы аксым молекулаларына каршы реакциясе. Ләкин иммунитет, кирәк булмаса да, алар белән көрәшә һәм безнең организмны “сакларга” тырыша.

   Шундый инфекцияләр бар – “балалар инфекцияләре” – алар белән нәкъ менә балачакта чирләп котылу яхшырак. Шул чакта алар җиңелрәк үтә  һәм иммунитетның дөрес юнәлештә эшләвенә булышлык итә. Шундый мәгълүматлар да бар: балалар бакчасына йөрүче балалар аллергия белән сирәгрәк авырый икән.Моның сере шунда: чөнки бала анда төрле инфекцияләр, антигеннар белән ешрак очраша.

   Йорт хайваннары белән дә шул ук хәл: балаларны алардан артык сакларга кирәк түгел. Бала йорт хайваннары белән никадәр иртәрәк аралаша башласа, анда йон, тире һ.б. биологик материалга аллергия сирәгрәк очрый. Хәтта бер-ике яшьтә түгел, ә туган көненнән аралашырга тиеш.

   Аллергия (грек сүзеннән – allos-башка һәм ergon-хәрәкәт) ул – организмның аллергеннар дип аталган әйләнә-тирәлектәге кайсыбер факторлары тәэсиренә артык сизгерлек. Мәсәлән, химик матдәләргә, микроорганизмнарга, кайсыбер ризыкларга һ.б. Аллергия – аллергик чирләр башлануга китерә.

   -Борынгы язмаларда аллергия чирләре турында нинди язмалар бар?

   -Алар борынгы заманнардан бирле билгеле. Мәсәлән, борынгы грек табибы Гиппократ (безнең эрага кадәр V-IV гасырлар) үзенең пациентларына кайсыбер ризыкларның килешмәве хакында язып калдырган. Борынгы Рим табибы Гален исә (безнең эрага кадәр II гасыр) роза чәчәге исеннән томау башлануы хакында язган. ХIХ гасырда “сенная лихорадка” турында язылган мәгълүматлар бар һәм бу чирнең сәбәбе булып үсемлекләрнең серкәләре торуы турында әйтелә. Шулай ук бронхиаль астманың барлыкка килүенә дә тузан иснәү сәбәпче булырга мөмкин дигән фаразлар китерелә.

   -Аллергия бар дөньяда таралган диләр. Бу дөресме?

   -Чынлап та шулай һәм елдан-ел авыручылар саны арта бара. Аның төрле илләрдә таралуы 10нан 50 процентка кадәр тәшкил итә.

   Менә кайсыбер киң таралу алган аллергеннар:

  • Тузан һәм йорт тузаны талпаннары
  • Үсемлекләр серкәләре (поллиноз)
  • Күгәрек гөмбәчекләре
  • Хайваннарның йоны һәм тире калдыгы
  • Бөҗәкләр агуы
  • Никель кушылмалары
  • Ризыклар (сөт, чикләвек, йомырка, диңгез ризыклары, ярмалар һ.б.)
  • Латекс
  • Химик чистарту чаралары (кер юу порошогы, савыт-саба юа торган сыекча һ.б.)
  • Донор плазмасында һәм вакциналар составында булган чит-ят аксымнар
  • Дару препаратлары: пенициллиннар, сульфаниламидлар, салицилатлар һ.б.

   -Әйтегезче, кечкенә балаларда ешрак нинди аллергияләр очрый? Аларны булдырмау өчен нишләргә?

   -Бала кечкенә чагында еш кына атопик дерматит барлыкка килә. Ул, гадәттә, ризыкка бәйле. Соңрак, мәктәп яшенә җитәрәк, респиратор аллергиясе кушыла. Алар – һавада булган аллергеннар. Гадәттә, ул риниттан (томаудан) башлана, аннан бронхиаль астмага әверелә. Менә мондый яшь белән бәйле күчүчәнлек “атопик марш” исемен алган.

  Мин әти-әниләргә шуны әйтер идем: балалар аллергиясе вакыт үтү белән узучан була. Кайсыбер ризыкларның балага ярамавы, аллергия бирүе – балалар яше өчен норма. Күп кенә алга киткән  илләрдә атопик дерматитны дәвалап та тормыйлар, чөнки бала үскән саен аның үтүе күзәтелә.

   Ләкин, кызганычка каршы, кайсыбер аллергияләр, киресенчә, тагын да авыррак хроник формаларга күчә.

   Бу – генетик бирешүчәнлеккә дә, яшәү рәвешенә дә, баланың туклануына да бәйле булырга мөмкин. Әйткәндәй, нәселдәнлек аеруча зур роль уйный. Монда әти-әнинең генотибы гына түгел, ә баланың үзенең генетик мутациясе дә сәбәпче булырга мөмкин. Бер нәрсәне һичшиксез расларга мөмкин: әгәр әти-әниләре аллергиядән иза чигә икән, балада аллергия авырулары барлыкка килү хәвефе арта.

   -Авырлы хатыннарга, баланы аллергеннардан саклау өчен, җитди диета тоту кирәк диләр. Бу дөресме?

   -Бу инде искергән фикер. Моннан бернчә еллар элек чынлап та шулай фикерлиләр иде. Ә бүген тактика үзгәрде: хәзер исә бала никадәр иртәрәк (хәтта карында чакта ук) аллергеннар белән очрашса, киләчәктә ул аларга бирешмәячәк дигән фикерләр өстенлек итә. Монда инде, иң мөһиме, чама хисен югалтмау. Авырлы хатын рационында барысы да – җиләкләр һәм яшелчәләр, цитруслар, балык һ.б. да булырга тиеш. Әгәр булачак әни организмы бу ризыкларны кабул итә ала икән, бернәрсәдән дә баш тартырга кирәкми дип уйлыйм.

   (Дәвамы “Сихәт”нең киләсе санында).

Фото: gorpol39.spb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас