Милли проектлар
9 апрель 2022, 11:09

“Авылга кызлар килде”

                     Калмашбаш                    артистлары әлеге спектакльне аеруча бер ихласлык белән башкарды.

“Авылга кызлар килде”“Авылга кызлар килде”
“Авылга кызлар килде”

 

                              “Авылга кызлар килде”

                    Наил Гаетбаевның әлеге спектаклен Калмашбаш

                   артистлары аеруча бер ихласлык белән башкарды

   Бервакыт бер авыл абзые атаклы Туфан Миңнуллинга әйткән ди бит: “Әй-й, Туфан абый, безнең авыл артистлары сезнең Казан артистларын уздыра инде түлке”,- дип...Туган авылым Калмашбашта якташларым куйган спектакльне карагач миндә дә шундый уйлар туды, чын менә!

   Калмашбаш мәдәниятйортының театр сөючеләр түгәрәге үзешчәннәре быел “Театр язы-2022” район фестивалендә катнашу өчен (ул Русия Президенты В. Путин тарафыннан игълан ителгән Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды) Наил Гаетбайның “Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга” исемле пьесасын сәхнәләштергән.Спектакль бик тә уңышлы килеп чыккан: тамаша барышындакөлдерерлек тә, елатырлык та, тирән уйларга салырлык һәм киләчәккә өмет уятырлык мизгелләр дә күп булды.

...Спектакльнең төп темасы – авыллардагы буйдаклар проблемасы. Кызыктыргыч шәһәр тормышы кызларны үзенә алдатып тартып алып беткән, авыллар бетүгә бара, күп йортларның ишегендә –  йозак, ә җирдә эшләргә, авылыннан китәргә теләмәгән егетләрдә исә яшәүгә дәрт калмаган. Кемнәрдер эчкечелеккә киткән, бер сүз белән әйткәндә, алар, киләчәккә өметләре киселеп, ялкауга әверелгән. Авыл тормышы да, егетләр үзләре дә күңелсез, хәтта гамьсез-ямьсезкебек тоела.Аларның бернәрсәгә исе китми, авылдагы тормышның үзгәрәчәгенә өмет тә итми...

   Спектакль башында тамашачы күңеленә бу аянычлы хәлгә төшкән авылга инде берни-беркем ярдәм итә алмас һәм ул шулай әкренләп яшәүдән туктардигән уй килүе мөмкин. Хәтта хуҗалык рәисе Әмир дә(Рәвис Сабитов),үзе булдыклы егет, килеп туган хәлдән чыгу юлларын күрми. Ләкин... кемдер аны белә, күрәһәм гомере гөрләп үткән, ләкин бүген гармун моңы сүнеп барган авылын яшәртү-яшәтү өчен тырыша икән бит әле! Ул– Мәстүрә апа (Нәфисә Гомәрова).

    Сөекле гармунчы ире белән биредә гөрләтеп яшәгән, балалар үстергән, инде ялгызы гомер иткән апа иренең гармунын бүген дә өй түрендә кадерләп саклый. Ул авылының сүнеп баруы белән һич килешә алмый һәм шәһәргә барып, авылдан-авылга йөреп концерт куеп йөрүче (ләкин барыбер дә чын артист укбулып бетә алмаган), бай һәм юмарт ирләр очратып кияүгә чыгарга өметләнеп йөргән кызлар ансамблен үзләренә концерт куярга чакырып кайта. Шулай итеп, берьюлыике куян койрыгын тотарга: авыл халкынаконцерт та күрсәтергә һәм “артисткаларны” авыл егетләре белән парлаштырырга да план кора. Бу хакта рәис Әмир белән килешеп, кемне кемгә димләүне дә хәл итәләр әле. Ләкин яшь күңелләргә боерык биреп буламы соң? Башта кызларның матурлыгын-ямьсезлеген, озын яки кыска буйлы булуларын тикшерә-тикшерә, егетләр күңелендәгыйшык уты кабынгандай була , хәтта үзара каты бәхәсләргә кереп бетәләр, ә аннан... бер үк кызга – дәртле һәм ымсындыргыч гүзәлкәй Нуранияга гашыйк булып, аңа һәркайсы бүләкләр ташып, үзләренә каратмакчы булалар. Ләкин эшләре пешеп җитми. Тамашачы исә, тын алырга да онытып, моның ни белән бетүен күзаллап утырырга мәҗбүр.

    Ниһаять, спектакль ахырында барысы да уңышлы хәл ителә: егетләр дә, кызлар да хис-тойгылар дулкынынаартык бирелмичә, акылларын да эшкә җигеп, үзләренә тиң булырдай, килешеп кенәматур гаилә корып яшәрдәй ярларын сайлый. Мәсәлән, ансамбльнең җитәкчесе, гаять булдыклы һәм таләпчән, “кем белән дә сөйләшә, акча табабелүче” Рәйлә (Римма Шәрипова) – рәис Әмиргә (аларның берсе – авыл хакимияте башлыгы, икенчесе  рәис булып эшләп, сүнеп беткән авылны күтәрү турында сүз куешалар), хыял диңгезендә йөзгән Кәүсәрия (Гөлсем Хәҗипова) – эчкелеккә батып барган, хәтта авылдагы соңгы баянны да тракторы белән таптатып “дан алган” Хәйбуллага (Ришат Гыймаев), җырчы кызкай Ләйсән (Гүзәлия Латыйпова)– ноталарны укый һәм яза белмәгән, шулай да көненә унар җыр язып, кичкә аларны онытып бетә язучы Әхтәмгә (Ратмир Ризванов) тормышка чыгарга булалар. Ә менә, ни кызганыч, чибәр дә, үткер дә, егетләрне үз тирәсендә йөгертеп йөрергә сәләтле Нурания гына (Зөлфия Исламуратова) ахырда ялгызы торып кала. Ләкин бу авыл зур җитәкчегә, бай кешегә кияүгә чыгу турында хыялланган Нуранияне дә үзгәртә:ятимлекнең бар әчесен тоеп үскән кызкире шәһәргә китмәскә, ә гомер буе кызлы булырга хыялланган Мәстүрә апа янында яшәп калыргариза була.Хәзер аның хыялы – шушы авылдагы берәр яхшы егетне очратып парлы яшәү, балалар үстерү.

   Менә шундый гади дә, шул ук вакытта катлаулы да тоелганкөнүзәк темаларны үз эченә алган спектакльне югары дәрәҗәдә әзерләп һәм сәхнәдән күрсәтеп сөендерде мине авылым артистлары. Әйтергә кирәк, пьесаны сәхнәләштерү бик уңышлы килеп чыккан: комедия жанрында язылса да, анда көлкеле моментлар трагедия, драма күренешләре белән бергә үрелеп бара.Әгәр әсәрнең авторы Наил абый Гаетбаев бу залга үзекилгән булса, калмашбашлыларның чыгышын бик тә хуплап каршы алыр иде дип ышанам.

    Спектакльне мәртәбәле жюри һәм авылдашлары алдына чыгару өчен аның режиссеры һәм сәхнәне бизәүче, озак еллар мәдәният учагында кайнап яшәгән кеше –мәдәният йортының  мәдәни эшләрен оештыручысыРәвис абый Сабитов һәммузыкаль яктан бизәүче, художество җитәкчесе Гөлсем Хаҗипова, шулай ук барлык үзешчән артистларкүп көч салганнар. Ришат абый Гыймаевның, Зөлфия Исламуратованың, Нәфисә апа Гомәроваларның, шулай ук быел сәхнәдәтәү тапкыр роль башкарган Римма Шәрипованың (ул мәдәният йорты җитәкчесе) һәм Гүзәлия Латыйповаларның (китапханәче) уйнавын көчле алкышларга күмде, бик озак сәхнәдән җибәрмәде. Аларның барсы да тормышта үз урынын тапкан, җаваплы эшләре, гаиләләре булган кешеләр, шулай да вакытлары белән санашмыйча,бар авыл халкына рухи байлык – спектакль бүләк итү өчен даими репетицияләр үткәргәннәр. Барыбыз да яхшы белә, яз –вируслар шашынган вакыт, шуңа да артистларның әле берсе, әле икенчесе чирләштереп алса да, эшне туктатмаганнар. Кемнеңдер ныграк чирләп, уйный алмаячагы билгеле булса, санаулы көн эчендә аңа алмаш табып (авылдашларның яраткан шагыйрәсе, бәетләр чыгару остасы Нәфисә апа коткара барсында)), рольне өйрәнергә булышып, кыен хәлдән чыга алганнар. Афәрин, дими, ни әйтерсең аларга!

   Артистлар өчен иң куанычлысы, әлбәттә, зал тутырып, гөрләтеп кул чапкан тамашачыдыр. Бу көнне алар үзләре дә бар җанын биреп уйнады, тамашачылары да дөнья мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте. Һәм... шул ук вакытта уйланып, сискәнеп тә киткәндеркүпләр. Чөнки спектакльдә күрсәтелгән авылга гына түгел, ә үз авылларына – Калмашбашка, Иске Биккенәгә, Кашкарга да – хас булган тирәнтен проблемаларны күтәрде бит үз артистлары.Хәер, авылларда кешеләр саны кимү, менә дигән егетләргә гаилә кору өчен кызлар булмау һ.б. күп проблемалар кайсы гынаавылны читләтеп үтә икән бүген?Бу сорауларга җавап эзләү төн йокыларын озак качырыр әле тамаша күрергә килүчеләрнең.

   Моңа минем акылым камил. Чөнки авылыма кайткач һәм кичен саф һава сулап керергә дип Кырла урамына чыккач, хуҗасыз калган йортларның артканнан-арта баруы миңа да һич тынгы бирми: менә бу йортта әле кайчан гына үрнәкле гаилә – Султан абый белән Халидә апа яши иде, монысында Әхсән абый белән Мөнирә апа балалар үстерделәр, ә монысында... Саный китсәң – очына да чыгарлык түгел кебек. Ә көндезен урамга чыксаң – авылэлеккеге кебек гөрләп тормый: сирәк кенә үтеп киткән яшьләр исәнләшә, ә аларны инде мин танымыйм. Аның урынына, әгәр авыл зиратына барып керсәң – гүяавыл урамыннан барасың – тактаташларның һәркайсында таныш йөзләр, таныш елмаю...

Сүз ахырында...

   Артык уйлануларга да бирелеп киттем бугай. Ә бит, шөкер, авылым яши, күп булмаса да яшьләре дә анда оя кора, балалар үстерә, үзешчәннәре менә шулай дәртләнеп иҗат итә һәм авыл мәдәният йорты да гөрләп тора. Яшәсен авылым, яшәсен барлык  авыллар, якын киләчәктә күңелләрне ятимсерәткән буш өйләр калмасын, урамнар балаларның күңелле тавышыннан гөрләп торсын иде дигән теләктә калам һәм якташларыма тамашага чакырганнары, рухи байлык бүләк иткәннәре, уйларга салганнары һәм киләчәккә өмет канаты куйганнары өчен рәхмәт әйтәм.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас