

Дуван районындагы балалар музыка мәктәбенә «Николай Рубинштейн» маркалы яңа акустик пианино кайтарылды. Моңа Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Мәдәният» милли проекты мөмкинлек бирде.
Акустик пианиноны Калуга шәһәреннән китергәннәр. Яңа һәм заманча пианино алу балаларга катлаулырак әсәрләр уйнарга өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк һәм алдагы иҗади казанышлар өчен яхшы этәргеч булачак.
«Русиянең барлык почмакларында музыка белемен яңа дәрәҗәгә күтәрү илнең музыка мәктәпләрендә инструментлар паркының торышына һәм сыйфатына турыдан-туры бәйле. Илебезнең музыка-мәгариф оешмаларын һәм мәдәният учреждениеләрен сыйфатлы үзебезнең музыка кораллары белән тәэмин итү буенча гаять зур бурычны иң югары дәрәҗәдә хәл итәләр», – диде Русия мәдәният министры Ольга Любимова.