Милли проектлар
8 апрель 2022, 05:09

Елга буйлап йөзү оештырыла

Ул май урталарында башланыр

Елга буйлап йөзү оештырылаЕлга буйлап йөзү оештырыла
Елга буйлап йөзү оештырыла

Аскын районында Сарс елгасы буйлап салда йөзү башланачак. 

«Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» милли проектын тормышкаа ашыру максатында үткәрелгән "Эшкуарлык сәгате" киңәшмәсендә катнашучылар алдына Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов шундый бурыч куйды. Ул билгеләп үткәнчә, моның өчен бөтен кирәкле җиһазлар бар. 

Аскын районында туризмны үстерү буенча 2021-22 елда сигез проект каралган. Алар арасында – туризм, агротуризмны үстерү, ял базасы булдыру, глэмпинг, туристик маршрут оештыру, балык үрчетү өчен буа төзү, мобиль йортлар җитештерү. 

Хакимият башлыгының эшкуарлык, икътисад һәм инвестицияләр буенча урынбасары Олеся Смирнова аларның һәркайсына җентекле тукталды. Ул аларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында отчет тотты.

– Безнең районда тарихи, истәлекле урыннар күп. Безгә вакыйгалар туризмын да үстерергә кирәк, – дип билгеләп үтте Динис Рәдис улы. – Безнең район кунакларына күрсәтер нәрсәләр бар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас