Милли проектлар
5 апрель 2022, 20:00

Күгәрчендә - яңа флюорография аппараты

Яңа корылма заманча эшләнгән һәм сыйфаты да яхшы.

Күгәрчендә - яңа флюорография аппаратыКүгәрчендә - яңа флюорография аппараты
Күгәрчендә - яңа флюорография аппараты

«Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Мраково хастаханәсенә заманча цифрлы флюорография аппараты кайтты.

Аны урнаштыру алдыннан бинага Башкортстан Республикасы бюджеты исебенә санитария-гигиена һәм техник таләпләргә ярашлы капиталь ремонт үткерелгән.

- Яңа флюорографның үткәрү сәләте югары, аның диагностик мөмкинлекләре зур. Бу - мәгълүматны эшкәртү һәм кәгазьдә, шулай ук цифрлы элпәдә бастыру мөмкинлеге булган заманча җиһаз. Аппарат бер сәгать эчендә 80нән артык фото төшерү мөмкинлеген бирә, шулай ук рентгенаборант һәм реаль вакытта табиб-рентгенологның автоматлаштырылган эш урынында рентген сурәтләрен алуны тәэмин итә, - дип ассызыклады табиб-рентгенолог Зөлфия Илгуватова.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас