Милли проектлар
5 апрель 2022, 06:30

Табиблар җиһазны мактаганнар

Яңавыл поликлиникасына яңа УЗИ аппараты кайткан.

Табиблар җиһазны мактаганнарТабиблар җиһазны мактаганнар
Табиблар җиһазны мактаганнар

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлекне саклау”  милли проекты кысаларында Яңавыл поликлиникасына яңа УЗИ аппараты кайткан.

“Рускан 60” күп функцияле аппараты югары класслы җиһаз булып санала. Ул Samsung фирмасы технологияләренә нигезләнеп Русиядә ясалган. Акушер, гинеколог, абдоминаль тикшеренүләр, маммология, урология, кардиология, нефрология, онкология һәм башка бик күп өлкәләргә хезмәт итәчәк ул.

Җиһаз 7 миллион сум тора, аны федераль казна исәбеннән сатып алганнар.

Табиблар кирәкле инструктажны үткәннәр, алар җиһаз белән эшләве гади, интерфейсы аңлаешлы дигәннәр.

Источник: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас