Милли проектлар
5 апрель 2022, 14:21

Льготалы ипотека киңәя

Иң күбе күпме ипотека бирәчәкләр?

Льготалы ипотека киңәяЛьготалы ипотека киңәя
Льготалы ипотека киңәя

Русиядә льготалы шартларда ипотека бирү параметрларын киңәйтәчәкләр. Башкортстанда 2022 елның ике аенда торак тапшыру 1.4 тапкырга арткан. РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Торак" төбәк программасына ярашлы, 595,5 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Республикада льготалы ипотека программасы эшләп килә һәм лимиты арттырыла. РФ Хөкүмәте кешеләр фатирларны сатып алырлык шартлар тудырырга тырыша. Әйтик, 2022 елның 1 апреленнән Мәскәү шәһәрендә, өлкәсендә, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә ипотекага 12, башка төбәкләрдә 6 миллион сумга кадәр алырга була. Гаилә ипотекасы - 6, пьавыл ипотекасы - 3, Ерак Көнчыгыш ипотекасы 2 процент белән бирелә. Шулай ук ана капиталы да индексацияләнә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас