

Нуриман районында РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында 50 ел бергә яшәгән Ардашировлар гаиләсен алтын туйлары белән котлаганнар.
Юрмаш авылында яшәүче гаиләне котларга район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдиков килгән һәм аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырган.
Айсуло Семеновна белән Илимбай Минилбай улы 50 ел бергә тату яшәп, үз үрнәкләрендә мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөю һәм бер-берсе турында кайгыртуның тормыш нигезе булуын исбатлаучылар. Илимбай Минилбай улының бөтен гомере Киров исемендәге колхоз белән бәйле. Ул анда 40 ел гомерен багышлый, балта остасы була. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Айсуло Семеновна гомере буе шушы колхозда сыер сава.
Аларның иң зур горурлыгы – ике кызлары һәм уллары, дүрт оныклары.
Район хакимияте башлыгы Ардашировлар гаиләсенә исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Чыганак: srk.nationalpriority.ru