

Стәрлетамакта Ашкадар елгасы яр буен төзекләндерәчәкләр. Бу хакта БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, “Тозлы пристань” проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларында уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча бөтенрусия конкурысында иң яхшы проект буларак җиңеп чыккан. Әлеге проект “Салават” кинотеатры мәйданы һәм Киров паркы янында Ашкадар елгасы ярын төзекләндерүне күз уңында тота. Бу территориядә Стәрлетамак шәһәре өчен әһәмиятле 46 объект урнашкан.
Яр буенда йөзә торган пристань, карау мәйданы, баскыч-амфитеатр, ял итү зонасы, кафе, балалар һәм спорт мәйданнары барлыкка киләчәк. Пляж һәм парковканы яхшыртачаклар һәм яр буендагы тау битенә ак вак таш сибәчәкләр.