Милли проектлар
4 Апреля 2022, 06:07

Яңа пешкән ипи булсын табыннарда

Авыл кешеләре көн саен яңа пешкән камыр ашлары сатып ала алыр иде...

Яңа пешкән ипи булсын табыннардаЯңа пешкән ипи булсын табыннарда
Яңа пешкән ипи булсын табыннарда

Бакалы районы хакимият башлыгы Александр Андреев үткәргән “Эшкуарлар сәгате”ндә Тактагул авылында камыр азыклары пешерүче пекарня ачу бизнес-планын тикшергәннәр. Чыннан да безнең көннәрдә гаилә пекарнялары трендка әйләнде. Шуңа күрә ипи пешерүгә аерым игътибар бирелә. Чөнки сатып алучылар һәрвакыт чират тора. Сорау бар икән, тәкъдим дә булырга тиеш.

Мини-пекарня ачу буенча үзенең проектын Флүс Шайхлисламов тәкъдим иткән. Ул авылдашларын, ә соңрак күрше-тирә авыл халкын да яңа пешкән ипи белән тәэмин итмәкче.

-Төпкел авылның үз пекарнясы булуы бик яхшы булыр иде. Авыл кешеләре көн саен яңа пешкән камыр ашлары сатып ала алыр иде. Әле исә район үзәгеннән ерак булу сәбәпле, Тактагулга ипине атнасына бер-ике генә китерәләр, - ди Флюс Шархымулла улы.

Мондый мөмкинлек бирүче муниципаль программа районда Владимир Путин указы буенча  “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси инициативага булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.   

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас