Милли проектлар
4 апрель 2022, 04:24

Мәдәни үзәк төзек кирәк

Межгорье шәһәрендә Мәдәният һәм ял үзәгенә капиталь ремонт эшләнәчәк.

Мәдәни үзәк төзек кирәкМәдәни үзәк төзек кирәк
Мәдәни үзәк төзек кирәк

Межгорье шәһәрендә Мәдәният һәм ял үзәгенә капиталь ремонт эшләнәчәк. Бу эш Русия Президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарыла. Бу бина шактый таушалган, хәтта түбәсеннән су үтә. Капиталь ремонттан соң исә учреждение үз хезмәткәрләре һәм тамашачылары өчен уңайлы шартлар тәэмин итә алачак.

Мәдәният үзәгенең түбәсен ремонтларга җыеналар. "Әлеге проектны тормышка ашыру максатында төбәк бюджетыннан 2,5 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Бу - этапларның берсе генә. Үзәкнең бинасы шактый таушалган, урыны-урыны белән түбәдән су үтә, шуның аркасында җиһазлар гына түгел, хезмәт күрсәтү сыйфаты да бозыла", - ди шәһәр хакимияте.

Бинага капиталь ремонт башкарылганнан соң, аның хәвефсезлек дәрәҗәсе дә артачак. Димәк, учреждение хезмәткәрләренең эш процессы да, мәдәният һәм ял үзәгендә халыкның вакыт уздыруы да уңайлы булачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас