Милли проектлар
1 апрель 2022, 04:48

Юллар газап булмасын иде

Язгы юллар аеруча хәвефле. 

https://mgazeta.comhttps://mgazeta.com
https://mgazeta.com

Башкортстанда 2022 ел ахырына кадәр 70 километр федераль юлны төзекләндерәчәкләр.

Төп эшләр “Урал” М-5 трассасында барачак. Төзекләндереләчәк барлык объектлар да ил җитәкчесе тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проектына кертелгән, диләр “Приуралье” автомобиль юллары федераль идарәсеннән.

Транспорт-эксплуатация төренә караган тергезү эшләре М-5 трассасының биш участогында булачак. Атап әйткәндә, Йолдызлы, Мирный, Коб-Покровка, Әмин авыллары янындагы участоклар һәм Уфага якын Жуково, Лебяжий авыллары яныннан үткән юллар яңартылачак.

Шулай ук Уфа-Ырынбур трассасында, башкаланы Көнбатыш урап үтү участогында 20 чакрым юлны төзекләндерү карала.

Барлык урыннарда да юлның бозылган өске катламы яңартылачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас