

Уфада графикка ярашлы Зинино авылы янындагы юл төене төзелеше дәвам итә. Бу юл инфраструктурасының мөһим һәм көтеп алынган объектларының берсе. Әлеге юл төене тимер юл аша шәхси торак йортлар секторына “бөке”ләрсез тиз үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шактый чыгымнар таләп иткән бу төзелеш “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы тормышка ашырыла. Бүгенге көндә объектта бихисап эшләр эшләнгән.
“Башкиравтодор” субподрядчигы ике яклап та туфрак катламын өюне дәвам итә. Бу эшкә 20 самосвал җәлеп ителгән. Яңа юлның гомум озынлыгы 1,85 км тәшкил итәчәк.
“Уралмотострой” акционерлык җәмгыятенең генераль подрядчигы тарафыннан 106 метрлык юл төененең 4 баганасын утырту эшләре тәмамланып килә.
Яңа юл төененең сафка тапшырылуын Зинино, Нагаево, Акбирде, Карамалы, Шипово, Блохино, Охлебинино авыллары халкы түземсезләнеп көтә.
Чыганак: bashinform.ru