

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының мөһим юнәлешләренең берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Соңгы елларда Яңавылда яңа микрорайоннар үсешә, тарихи кварталлар ямьләнә. Төзекләндерү территорияләрен сайлауда район халкы актив катнаша.
2021 елда “Башкортстанның төньяк капкалары” шәһәр территорияләрен төзекләндерү проекты тәмамланды. Бу проект 2020 елда Кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсының иң яхшы проектлары арасында җиңүче булды. Бүген чыршы һәм вокзал яны мәйданнары, сәүдә урамы территорияләре шәһәрнең визит карточкасына әверелде.
Тагы бер проект – “РЖД” акционерлык җәмгыяте филиалы Яңавыл станциясендә җәяүлеләр өчен 100 метр озынлыктагы күпер төзи. Күпер заман стандартлары һәм таләпләрен искә алып проектлаштырылган.
Чыганак: bash.news