Милли проектлар
31 март 2022, 04:26

“Үсеш ноктасы”н барып күргәннәр

Белем алуда балалар өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла.

“Үсеш ноктасы”на рәхим итегез”, – Үзәк педагоглары һәм Краснохолм авлының 3 санлы мәктәбенең “Эзтабар” түгәрәге әгъзалары булачак беренче сыйныф укучыларын шулай каршылады.  Анда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара, чара кысаларында төрле тематик класс сәгатьләре, ярышлар һәм конкурслар үткәрелә. Шул чараларның берсе – булачак беренче сыйныф укучыларының “Үсеш ноктасы”на бару. Исегезгә төшерәбез, “Үсеш ноктасы” үзәкләре – авыл һәм кече шәһәрләрдәге мәктәпләр нигезендә  булдырылган белем бирү үзәкләре. Аларның ачылуы “Мәгариф” милли проектының “Заман мәктәбе” федераль проекты нигезендә каралган. Үзәкләр эше балаларны санлы, фәнни-табигый, техник һәм гуманитар профильләр буенча тирәнрәк әзерләүгә юнәлтелгән.

Чыганак: kaltasin.bashkortostan.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас