

Башкортстан коронавирус белән көрәштә үз көчләрен уңышлы мобилизацияләде. Дип белдерде БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның алтынчы чакырылышының 42нче утырышында премьер-министр Андрей Назаров депутатлар алдында 2021 ел нәтиҗәләре буенча исәп-хисап тотканда.
Андрей Назаров сүзләренчә, пандемиягә республика нибары инфекцион клиник дәваханәсендәге 27 урынлык 9 бокс белән “кергән”. Ә бит бу хастаханәнең дәвалау корпусларының “яше” 100 елдан артып киткән.
“Кабул ителгән чаралар һәм тырышлык нәтиҗәсендә кыска срокларда республикада 4 йогышлы авырулар госпитале төзелгән. Бу иң югары медицина стандартларыны туры килгән 1300 койка-урын. Аннары ИВЛ аппаратлары санын 2 мең дистә берәмлеккә кадәр арттырдык, – дип белдерде премьер-министр. – Узган көздә COVID-19ның дүртенче дулкыны вакытында оператив рәвештә 8,5 мең койка җәелдерткән идек. Һәм бу тәү чираттагы мәсьәләләрне хәл итүнең беренче уңышлы мисалы гына түгел”.
“Шуны да әйтәсем килә, безнең республика бар ил өчен дә “Сәламәтлек саклау” (Владимир Путинның 2018 елный май указларына ярашлы булдырылган) милли проектының 4 башлангычын („Здоровая республика — здоровый регион“,
„Санитарная авиация РБ“, „Борьба с онкологическими заболеваниями“, „Развитие детского здравоохранения, включая создание современной инфраструктуры оказания медицинской помощи детям“) тормышка ашыруда бар ил өчен үрнәк булып тора", - диде Андрей Назаров.
Чыганак: bashinform.ru