

2022 елда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты җитәрлек күләмдә финанслануы аркасында Башкортстанның 63 муниципалитетының 122 җирлегендә төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Төзекләндерү эшләре максатына быел барлыгы 1,26 миллиард сум акча бүленә. Шулай ук былтыр тормышка ашырыла башлаган проектларны да тәмамлыйсы бар. Быел алар тулысынча башкарылып бетәчәк.
Мәсәлән, Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында 2021 елда Ленин урамыннан алып район Мәдәният йортына кадәр үзәк мәйданны төзекләндерделәр. Нәтиҗәдә, биредә бик тә матур “Яшьләр аллеясе” барлыкка килгән һәм халыкның яраткан ял итү урынына әверелгән.
Әлеге проект кысаларында шулай ук Уфаның Инорс бистәсендә, Теплое күле тирәсен төзекләндерү булды.
Мондый эшләр күп һәм алар саны арта гына бара. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектының төп максаты – бар ил күләмендәге муниципалитетларга үсеш өчен яңа импульс бирү.
Фото: Башинформ.