Милли проектлар
29 март 2022, 06:36

Проект ярдәмгә килгән

   “Агростартап” проекты ярдәме белән үз эшен башлаган.

Проект ярдәмгә килгәнПроект ярдәмгә килгән
Проект ярдәмгә килгән

   “Агростартап” проекты ярдәме белән үз эшен башлаган.

   Әлеге проектның эшли башлавына тик өч кенә ел, ә аның аркасында инде 232 яңа фермерлык хуҗалыгы барлыкка килгән. Дәүләт ярдәме белән файдаланучыларның берсе – Ярмәкәй районында яшәүче  һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Айрат Миннеәхмәтов. Ул ярмалар җитештерү эшен башлап җибәргән.

   Туклануда кулланылучы ярмаларга халык арасында һәрвакытта да сорау зур. Бүген исә бигрәк тә актуаль.

   Ярма цехын эшләү проектын 2020 елда “Эшкуарлар сәгате”ндә караганнар, Айрат Миннеәхмәтовка дәүләт ярдәме турында консультацияләр биргәннәр. Эшкуар грант алуга ирешкән һәм эшне башлап та җибәргән. Бүген аның цехы сменага 8 тонна ярмаларны сортларга аера һәм төрә.

   Эшкуарның киләчәккә планнары зур – корылмаларны яңартып, җитештерүне тагын да киңәйтү.

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас