

Шәһәрнең тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда “Милли бизәк тылсымы” дип аталган күчмә музейны ачу тантанасы үтте.
Нефтекамада мондый матур чара Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үтте. Вернисажга 40 кеше килде: алар арасында, нигездә, балалар, укытучылар һәм мәдәният эшчәннәре, рәссамнар иде.
Күргәзмә “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле чыгышы белән ачылып китте. Анда Олеся Сибәгатова, Гөлнара Хисамова, Гөлнара Гайсина һәм аларның укучыларының иҗат эшләре урын алган иде.
Тантаналы чара гүзәллекне күрергә өйрәтүче укытучы, әлеге күргәзмәдә катнашучы һәм аны оештыручы Олеся Нил кызы үткәргән экскурсия белән тәмамланды. Ул килүчеләргә бик күп сәнгать серләрен ачты.
Иң соңыннан кунаклар гомум фотога төште.