

“Мәдәният” милли проекты кысаларында Уфаның 7нче санлы музыка мәктәбенә ремонт ясалачак.
Башкаланың тарихи өлешендә урнашкан мәктәптә быел 22 миллион сумлык күләмдә зур ремонт эшләре көтелә. Чыганаклар федераль, төбәк һәм шәһәр казнасыннан бүленәчәк.
Проектка ярашлы, түбәне, фасадны, концерт залын һ.б. бик күп ремонт эшләрен апрель аенда ук башлаячаклар.
Мәктәп бинасы 1962 елда төзелгән булган, 60 ел эчендә аңа 3 тапкыр ремонт эшләгәннәр. Биредә бүген 405 бала 15 музыкаль юнәлеш буенча шөгыльләнә. 2022 елда музыка мәктәбе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләргә җыена.
Фото: Башинформ.