

Нинди бәйрәм ул, кемнәр аны бәйрәм итә?
Төрки халыклар язгы көн-белән төн тигезләшкән көнне олылап, Нәүруз – яңа көн буларак билгели. Быел да Республика күләмендә бу бәйрәм киң масштабта уздырылды.
Уфада төп чаралар «ЕврАзия» агропаркы мәйданында узды. Төрле милләт халыклары үзләренең нәкъ шушы көнне үтәлүче йола-гадәтләре, әзерләнүче милли аш-сулары, милли мәдәнияте турында сөйләде, җырлады, таныштырды.
Тамашачылар өчен олы танып-белү мәйданы булды бу. Бәйрәмдә башкортлар, татарлар, таҗиклар, үзбәкләр, төркмәннәр, әзербайҗаннар, дагыстанлылар, казахлар үз милли йолалары белән таныштырды.
Бәйрәм мәйданында тирмәләр куелып, алар янында милли аш-сулар тулы өстәлләр урнашты.
Бәйрәмчә пылау да пеште.
Әдил Ербүләков казах кухнясының бизәге – бишбармак белән бавырсак турында сөйләде. Казах ашлары сусыл һәм тәмле.
Бавырсак төрки халыкларда камыр ашы гына түгел. Ул борынгыдан ук кояш һәм бәхет чагылышы булып тора. Кунаклар казах ашларыннан авыз итте.
Уфада узган Нәүрузда кул эшләре осталары ясаган әйберләр дә, бәйрәм концерты да ямьле булды. Анда төрле ярышлар, спорт уеннары оештырылды. Бу бәйрәм “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тагын да оешканрак, баерак программа белән үтте.