Милли проектлар
28 март 2022, 04:54

Сезнең укучылар катнашамы?

Бәйге мавыктыргыч булырга охшаган.

Сезнең укучылар катнашамы?Сезнең укучылар катнашамы?
Сезнең укучылар катнашамы?

Бәйге мавыктыргыч булырга охшаган.

 

Дүртөйле районының балалар иҗатын үстерү үзәгендә “Яклаучылар, алга!” республика спорт-мәгариф уенының район өлешенә әзерлек үтте.

Ул зона эзтабар-коткаручылар отряды ярдәмендә барды.

Чараның максаты укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр, сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш формалаштыру, тормышка уңай карашлылык башлангычлары салу бурычлары В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф”, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.

31 мартта Дүртөйленең 5 санлы мәктәбендә район этабы, 1 апрельдә – зональ ярышлар узачак.

Дүртөйлегә Агыйдел, Нефтекама шәһәрләреннән, Илеш, Бакалы, Калтасы, Краснокама, Чакмагыш, Шаран районнарыннан катнашучылар киләчәк.

Уенда 3-4 сыйнф укучылары катнаша.

Башта алар сәламләү белән чыгыш ясаячак. Аннары укучылар сынаулар полосасын узачак. Аларны пәрәвез, төпләр, дартс, тар короидор, барьерлар аша үтү көтә.

Шулай ук ориентирлашу, юл кагыйдәләрен белү, робототехника, экологик хәвефсезлек, туган як тарихын белү, капитаннар һәм остазлар ярышы көтә.

Катнашучылар «Максим» медицина тренажерында йөрәк-үпкә реанимациясен ясау, беренчел медицина ярдәме күрсәтүдә дә көч сынашачак.

Бәйге бик мавыктыргыч һәм чәмле булырга охшаган.

 

 

 

Сезнең укучылар катнашамы?
Сезнең укучылар катнашамы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас