

Ничәсеннән җылыта?
Җылы көтәсездер, дуслар. Без дә көтәбез. Акрынлап кына карларның эреп бетүен, яшел үлән чыгуын тели, көтә язга зарыккан күңелләр. Булыр ул, килер ул яз.
Синоптиклар Башкортстанда яз үз көченә керә, дип белдерделәр. Март ахырында уфалыларны җылы көннәр, плүскә киткән яз көтә.
«Гисметео» порталы хәбәр иткәнчә, соңны дүрт көнендә, ата әйткәндә,бүгеннән башлап, җылы торачак. Термометр баганасы +1, +4 градус җылылык күрсәтер. Төнлә дә температура әллә ни төшми.
«Башинформ» анетлыгы апрель аена температура торышы турында да әйткән иде. Апрель гадәттәгедән җылы булачак.
Һава торышының нинди булуы барыбыз өчен дә мөһим. Яз табигать уянган, җир эшләре башланган мизгел. Аны исән-сау каршылау, язгы ташкыннарны имин генә кичерү “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында да игътибар үзәгендә тотыла. Без барыбыз да табигать балалары, бөтен тормыш, табигать сулышы ул безнең сәламәтлек, иминлек чыганагы.
Фото: