

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» илкүләм проекты кысаларында, Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне уңаеннан, үткән атнада Чакмагыш районы мәктәпләрендә «Сәламәт елмаюың белән горурлан! Тормыштан ләззәт ал!» флешмобы үтте.
Флешмобның төп максаты - укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, авыз куышлыгының сәламәтлеген саклауга өндәү. Укытучылар һәм чакырылган теш табиблары сәламәтлек дәресләре, төрле конкурслар, "Елмаюың белән горурлан!" дип аталган викторина үткәреп, тормышта үзеңне тулысынча бәхетле итеп тою өчен авыз куышлыгының сәламәт булуы мөһим икәнен аңлаттылар.
Балалар тешләрне балачактан ук сакларга кирәклеген аңладыла, чөнки бөтен организмның көйле эшләве тешләрнең торышына да бәйле. "Матур елмаю өчен тешләр ап-ак һәм сәламәт булырга кирәк. Һәм моңа ирешү авыр түгел – авыз куышлыгын тәртиптә тоту һәм стоматологка даими күренү дә җитә", - дип уртаклашты Сәлимова Гүзәл исемле укытучы.