Милли проектлар
25 март 2022, 05:09

Яшьләр ИТ өлкәсендә стажировка үтә

Чемпионат үтеп китте, ә яшьләргә сәләтләрен үстерүдә булышлык күрсәтүне дәвам итәбез.

Яшьләр ИТ өлкәсендә стажировка үтәЯшьләр ИТ өлкәсендә стажировка үтә
Яшьләр ИТ өлкәсендә стажировка үтә

 

Башкортстан дәүләт идарәлегенең санлы үсеше министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, WorldSkills Russia милли хәрәкәтенең 17 ИТ-юнәлеше буенча кураторы булган министрлык төбәкнең төп компанияләре белән бүген аларда республика колледжлары студентларының стажировкасын оештыру буенча килешүгә иреште.

– Былтыр август аенда Башкортстанда IX "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" милли чемпионаты финалы үткән иде. Ул чакта 3D-модельләү, веб-дизайн, CAD инженерлык дизайны, интернет әйберләре һәм башка ИТ-юнәлешләр буенча командалар әзерләнде. Чемпионат үтеп китте, ә без яшьләргә сәләтләрен үстерүдә булышлык күрсәтүне дәвам итәбез, Русия Президенты Владимир Путинның указы белән расланган "Санлы икътисад" милли проекты максатларына ирешү өчен WorldSkills Russia стандартларына тиешле санлы икътисад өчен кадрлар әзерлибез, – диде дәүләт идарәлегенең санлы үсеше министры Геннадий Размик.

Бу юлы Хәвефсезлек системаларының инженерлык үзәге, "Газпром нефтехим Салават", "Башинформсвязь" элемтә операторы эш биргән башлангыч партнерлар булды, оешмалар 15 кандидатураны раслады һәм алар стажировка үтә башлады.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас