Милли проектлар
25 март 2022, 04:38

Ташкынга әзербез

Ярмәкәй районында ташкынга каршы укулар үтте.

Ташкынга әзербезТашкынга әзербез
Ташкынга әзербез

 

Ярмәкәй сусаклагычында Башкортстан Республикасының табигать байлыклары белән файдалану һәм экология министры урынбасары Илдар Гарифуллин катнашлыгында ташкын вакытында авариягә каршы укулар үтте.

Беренче чиратта, Ярмәкәйнең төп мәйданында ташкынга каршы чараларда катншачак техниканың торышын һәм төзеклеген карадылар. Район хакимияте башлыгы урынбасары Равил Арсланов районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе урынбасары да булып тора.  Гадәттән тыш хәл туа калса, ташкынга каршы комиссия оператив рәвештә 70 кешене, 26 берәмлек техниканы һәм 17 берәмлек көймәне эшкә җигә ала. Эвакуация була калса, мал-туарны, кош-кортны тотар урыннар әзерләнгән. Гидроүлчәүләр постларында кизү торулар оештырылган. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла.

Укуларда катнашучылар Ярмәкәй сусаклагычы урнашкан Иске Шах авылына юлландылар. Ясалма сусаклагыч Стивензя елгасында урнашкан. Ул 2009 елда файдалануга тапшырылды. Сусаклагычның төп бурычы – Октябрьски йшәһәрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү.

Чарага йомгак ясап, министр урынбасары Илдар Гарифуллин җитәкче һәм шәхси составның 2022 елда ташкынга каршы әзер булуын билгеләде. Көчләр дә, чаралар да аварияле ситуацияләрне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Укулар уңышлы үтте.

Чыганак: https://ecology.bashkortostan.ru

Ташкынга әзербез
Ташкынга әзербез
Ташкынга әзербез
Ташкынга әзербез
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас