Милли проектлар
25 март 2022, 05:22

Кәгазь җыеп, Донбасска ярдәм иткәннәр

БР Экология министрлыгында халык фронты инициативасын хупладылар.

Кәгазь җыеп, Донбасска ярдәм иткәннәрКәгазь җыеп, Донбасска ярдәм иткәннәр
Кәгазь җыеп, Донбасска ярдәм иткәннәр

 

Февраль аенда Башкортстанда халык фронты инициативасы белән «Экозабота» федераль проекты кысаларында министрлык фойесында макулатура җыю өчен контейнер урнаштырылды. Нәтиҗәдә, БР табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечлере өчен 145 килограмм кәгазь эшкәртүгә озатылган, ә макулатура җыюдан алынган акчалар Донбасс халкына ярдәм фондына юнәлтеләчәк.

- Без калдыкларны аерым җыю процессына күптән җәлеп ителгән инде. Пыяла, кәгазь, батарейкалар, капкачлар, полиэтилен җыябыз. Әйтик, узган ел без 990 кг макулатура эшкәртүгә җибәрдек. Республикада безнең тарафдарларның саны елдан-ел арта баруы куандыра. Бүгенге көндә көнкүрештә төрле яшьтәге кешеләр, балалар бакчасыннан башлап, эко-гадәтләрне кулланалар, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.

- Безнең тәкъдимне барлык югары уку йортлары, башкарма хакимият органнары һәм республиканың эре предприятиеләре хуплады, үз мәйданнарында макулатура кабул итү пунктлары оештырды. Якын арада без Уфаның барлык мәктәпләренә кәгазь һәм картон җыю өчен контейнерлар урнаштырырга планлаштырабыз. Мондый контейнерлар шулай ук Стәрлетамак, Ишембай һәм Кумертау шәһәрләре оешмаларында барлыкка киләчәк, - дип сөйләде Башкортстан Республикасында төбәк штабы рәистәше Морат Шәфыйков.

Чара республика халкының игътибарын калдыкларны аерым җыю проблемасына җәлеп итүгә, шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Экология» милли проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проектына ярдәм итү кысаларында үткәрелә.

Источник: Министерство природопользования и экологии Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас