Милли проектлар
25 март 2022, 05:03

Бәләкәчләргә өстәмә урыннар

Башкортстанда ике шәхси балалар бакчасы федераль грант откан.

Бәләкәчләргә өстәмә урыннарБәләкәчләргә өстәмә урыннар
Бәләкәчләргә өстәмә урыннар

 

БР Мәгариф һәм фән министрлыгында субсидия рәвешендә грант бирүгә шәхси мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмаларын конкурс буенча сайлау комиссиясе утырышы үтте.

Грант "Демография" милли проектының "Мәшгульлеккә булышу" төбәк проекты чикләрендә бүленә.

Республиканың ике шәхси балалар бакчасы җиңүче дип табылды, дип хәбәр итә БР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Уфа шәһәренең 30 урынга исәпләнгән "Йәйгор Уфа" балалар бакчасы – 3,7 миллион сумлык, Стәрлетамак шәһәренең 20 урынлык "Непоседа үсеш үзәге" балалар бакчасы 2,47 миллион сум грант откан.

"Демография" милли проектының "Мәшгульлеккә булышу" төбәк проектын гамәлгә ашыру чикләрендә 2022 елда шәхси балалар бакчаларында 1,5 – 3 яшьлек балалар өчен 50 өстәмә урын булдыруга 6 170 000 сум акча бүлү каралган. Аның 6 046 600 сумы – федераль казнадан, 123 400 сумы республика бюджетыннан бүленә.

Мондый конкурс ел саен үткәрелә. 2021 елда 11 шәхси балалар бакчасы – 400 өстәмә урын, 2020 елда биш шәхси балалар бакчасы 200 өстәмә урын булдыруга грант алган. 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас