Милли проектлар
24 март 2022, 04:54

“Тәрбияле балалар икән”

Кемнәр турында бу сүзләр?

“Тәрбияле балалар икән”“Тәрбияле балалар икән”
“Тәрбияле балалар икән”

Кемнәр турында бу сүзләр?

 

Луганский халык республикасыннан килгән балалар кичә Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Александр Грин әсәре буенча куелган “Ал җилкәннәр” спектаклен карады. Петровский шәһәреннән килгән үсмерләр романтик феерия эчендә бөтерелде. Антрактта аларны кафеда кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән ябылган өстәл көтә иде. Үсмерләр театрның Кышкы бакчасында булып, фотоларга төшеп, матур тәэссоратлар алды. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән ясалган фотокүргәзмә дә кунакларны битараф калдырмады.

Михаил Нестеров исемендәге художество музеенда балаларны шулай ук тәэссоратлы мизгелләр көткән. Нариман Сабитов исемендәге 1 санлы балалар музыка мәктәбе укучылары алар өчен концерт программасы әзерләгән иде. Музей заллары буенча йөргәндә кунаклар рәссам турында күп мәгълүмат алды.

  • Петровский шәһәреннән килгән балалар безне тәрбияле булулары

белән сокландырды. Алар игътибар белән тыңлый белә. Саубуллашканда җылы кабул иткәнебез өчен рәхмәт белдерделәр. Без бу балаларны идеаль кунаклар итеп истә калдырырбыз. Үзләре дә Уфадан җылы тәэссоратлар гына алып китәрләр дип ышанабыз, – диде музей экскурсоводы Вероника Боттичелли. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мондый экскурсияләр күбрәк үсмерләрне үз эченә алса иде.

Хәтерегездә булса, 16 мартта Уфага Луганский республикасыннан 30 бала һәм дүрт озатып йөрүче килде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров аларның Уфага килүе турында социаль челтәрләрдә язды. Ул язмаларында Радий Фәрит улы бу үсмерләрнең гамәлдә атыш-сугыш астында үсүләре, беренчегә мондый тыныч урынга эләгүләре турында язды.

Балалар «Яшел чаукалык» санаториясендә урнашты. Алар анда тиешле сәламәтләндерү курслары да үтә.

 

“Тәрбияле балалар икән”
“Тәрбияле балалар икән”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас