

Диспансеризация үтү шартлары үзгәрдеме?
Аскын район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәфил Суфияров райондагы эпидемиологик хәл буенча уздырылган көндәлек брифингта диспансеризация үтә башлау мөмкин булуын белдерде. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылучы бу сәламәтләндерү чарасы COVID-19 белән авырып, аны кичергән кешеләр өчен җентеклерәк программа эшләве турында әйтте.
— Ковид кичергән кешеләрнең участок терапевтына килүләрен сорыйбыз. Анализларга юллама алып, тикшеренү үтәргә мөмкин. Әмма ковидтан сәламәтләнеп, 60 көн узган булырга тиеш, – диде чыгыш ясаучы.
- Диспансеризация үтү бушлай һәм ул ике өлештән тора. Әгәр
ковид кичергән кешеләрдә инфекцияле булмаган хроник авырулар ачыкланса, тиешле дәвалау, реабилитация, диспансер күзәтү билгеләнә, – диде Рәфил Суфияров.