Милли проектлар
24 март 2022, 05:31

Китә табиблар Донбасска...

Ниләр борчый безне бүген?  

Китә табиблар Донбасска...Китә табиблар Донбасска...
Китә табиблар Донбасска...

Ниләр борчый безне бүген?

 

Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин «Вести. Интервью» программасында Көнбатыш санкцияләренең Башкортстан халкына “әле берничек тә кире йогынты бирмәвен” билгеләде. Әлеге көнгә чит илләр белән бер контракт та өзелмәгән. М.Забелин безгә запас детальләр куючы бөтен чит ил компанияләре”элеккечә безнең белән эшли”. Дарулар белән тәэмин итүче компанияләр дә төбәк белән хезмәттәшлекне өзмәде, диде.

- Бер генә әйбер бар, фармкомпанияләр яңа даруларны Русиядә сынауны туктатып тора,  — дип аңлатты Максим Васильевич. – Бу безнең кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүдә комачаулык тудырмый. Ләкин әлегә сәбәбе булмаса да, без борчылып торабыз.

Максим Забелин күп табибларның бүген Донбасска барырга әзер булуларын белдерә. Анда бөтен белгечлекләр дә соратыла.

- Бүген анда барырга рөхсәт көтүчеләрнең исемлеге дә төзелгән. Анда 150дән артык кеше. Болар эш хакы да алмый ДХР һәм ЛХР кешеләренә ярдәм итәргә әзер табиблар. Безнең Башкортстан табиблары шундый фидакарь.

М.Забелин коронавирусның да китеп  бетмәвен яшерми, чөнки Кытайда кайбер провинцияләр әле дә карантинга ябыла.

– Омикрон штаммы коронавирусның башка төрләренә караганда көчсезрәк булды. Әмма безгә тагын яңа штаммнар янавы турында онытмаска кирәк,– диде ул. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа программалар эшен дәвам итә.

Китә табиблар Донбасска...
Китә табиблар Донбасска...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас