Милли проектлар
23 март 2022, 00:51

Районнарыбызда ФАП лар саны арта

Кара - Якуп авылында яңа фельдшер-акушерлык үзәге ачылды.

Районнарыбызда ФАП лар саны артаРайоннарыбызда ФАП лар саны арта
Районнарыбызда ФАП лар саны арта

Чишмә районының Кара-Якуп авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Медицина үзәкләре төзү "Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру һәм беренчел сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

ФАПта халыкка беренчел ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр бар. Пункт барлык коммуникацияләргә тоташтырылган. Беренчел күренү һәм дәвалау, көтеп тору, медицина җиһазларын куеп тору, даруханә бүлмәләре барсы да бар.

Халыкны, 29 ел эш стажы булган фельдшер, Алсу Каләмова кабул итәчәк.

“Беренчел сәламәтлек саклау системасын үстерү бик мөһим. Авыл кешеләре уңайлы шартларда квалификацияле медицина ярдәме алырга тиеш", - ди Алсу Каләмова.

Чыганак: gorobzor.ru

Фото: gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас