

2021 елда Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 4,6 миллиард долларга җиткән. Украинадагы махсус операциягә бәйле рәвештә Русиягә санкцияләр салган илләр белән сәүдә итү тышкы икътисадый әйләнеше 35% тәшкил иткән булган. Бу бушлыкны тутыру өчен, кичекмәстән, санкцияләргә кушылмаган илләр белән тышкы сәүдә элемтәләре булдырырга кирәк.
2021 елда тышкы сәүдә әйләнеше 2020 ел белән чагыштырганда 13,2 процентка арткан. Импорт, ягъни чит илләрдән товар китерү, киресенчә 3 процентка кимегән.
Экспортның нигезе нефть һәм нефть продуктлары (31,8%), химия продуктлары (23,6%), машина төзелеше (22,5%), азык-төлек һәм чимал (8,8%), агач һәм кәгазь продуктлары (5, 1%), металллар һәм аларның эшләнмәләре (4,5%). Тышкы сәүдә итүдә Башкортстанның 914 предприятиясе катнашкан. Шулар арасыннан 300 дән артык компания беренче тапкыр экспортка товар озаткан. “Кроношпан Башкортстан”, “Башкортстан Сода Компаниясе”, “Белорецк тимер һәм корыч комбинаты”, “Стәрлетамак нефть химиясе заводы”, “Газпром Нефтехим Салават”, “Синтез-каучук” предприятиеләре иң зур сәүдә әйләнеше булдырган.
Химия товарлары сату (монокарбоксил кислоталары, синтетик каучук, карбонатлар, азот ашламалары) икеләтә диярлек арткан. Шулай ук, агач сәнәгате комплексы (фанера, агач), металл һәм металл эшләнмәләре (корыч чыбык, алюминий) икеләтә арткан. Нефть һәм майлау товарларын экспортлау өч тапкырдан артып киткән.
АКШ ка товар сату 4 тапкырга арткан булган, хәзер бу юнәлешне тиз арада үзгәртергә кирәк булачак.
Чит илләр белән сәүдә әйләнешен арттыру Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru