Милли проектлар
22 март 2022, 03:36

Урманнарыбыз - яшел калканнарыбыз!

Былтыр республика урман хуҗалыклары 3,2 тонна ылыслы һәм яфраклы агач токымнары орлыгын әзерләгән. Бу планга салынган күрсәткечтән бер тоннага күбрәк.

Урманнарыбыз - яшел калканнарыбыз!Урманнарыбыз - яшел калканнарыбыз!
Урманнарыбыз - яшел калканнарыбыз!

Ылыслы агач токымнары орлыклары җыю буенча Архангель, Бәләбәй, Зилаер һәм Макаров урман хуҗалыклары алдынгылардан санала. 2022 елга да урманчылар кимендә 3 тонна орлык җыю бурычын куйганнар.
Республикада урманнарны яшәртү эшләрен алып бару буенча 68 питомник эшли. Моннан тыш, урман хуҗалыкларының 32 теплицалары да бар.
14,4 мең гектардан да ким булмаган мәйданда урман тергезү һәм агач үрчетү һ.б. мөһим эшләрне башкару "Экология" милли проекты "Урманнарны саклау" федераль программасының өстенлекле бурычларыннан санала.

"Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас