Милли проектлар
22 март 2022, 03:26

Гөлеклеләр яңа ФАПлы булды

Дүртөйле районының Гөлек авылында "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" программасына ярашлы яңа медпункт ачылды.

Гөлеклеләр яңа ФАПлы булдыГөлеклеләр яңа ФАПлы булды
Гөлеклеләр яңа ФАПлы булды

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов белдерүенчә, районда фельдшер-акушер паунктларын яңарту буенча тынгысыз эшләр бара. Моңарчы Гөлек аавылында ФАП булмаган, шуңа да авыл халкы аның ачылуын түземсезләнеп көткән. Һәм менә, ниһаять, бүген аның ишекләре авыл халкы өчен ачык.
Гөлектә 60 йортта 150 кеше яши. ФАПта фельдшер Нәзифә Сәетгалиева эшли. Яңа бинада график буенча тар белгечләр кабул итүе дә оештырылган. Уңайлы шартлар булдырылган: кабул итү һәм процедура-прививка ясау бүлмәләре, шулай ук заманча корылмалар һәм медицина приборлары да урнаштырылган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас