

Башкортстан хөкүмәтендә 2021 елда милли проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләрен барлаганнар. Узган ел әлеге эшләр өчен федераль һәм республика бюджетларыннан барлыгы 27,4 миллиард сум акча бүленгән.
Милли проектлар буенча төбәкләр 145 максатлы күрсәткечкә ирешергә тиеш. Бездә узган ел 142 күрсәткеч буенча ният ителгәннәргә ирешелгән.
Ә өчесе буенча эшлисе бар әле. Алар – юл-транспорт фаҗигәләрендә үлүчеләр саны, социаль хезмәтләндерү оешмаларында хезмәтләр алучы өлкәннәр һәм инвалидлар күрсәткече, төзелеп килүче күп фатирлы торак күләме.
Әлеге тармакларга җаваплы министрлык һәм ведомстволарга артта калуның сәбәпләрен өйрәнергә һәм тиешле чаралар күрергә кушылды.
Шулай ук 2022 елда Башкортстан өчен милли проектларны финанслау күләмен 1,4 тапкырга – 37 миллиард сумга кадәр арттыру карала.