Милли проектлар
17 март 2022, 20:57

Утыз ел көткәннәр

Иглин районы халкы өчен сөенеп куйдым...

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

“Мәдәният” милли проекты ярдәмендә Олы-Теләктә 300 урынга тәгаенләнгән заллы социаль-мәдәни үзәк төзелә, дип хәбәр иттеләр Иглин районы хакимиятендә.

“Мәйданы 3 мең квадрат метрдан арткан күптән көтелгән социаль-мәдәни үзәк төзелеше актив темпларда бара, – диде район хакимиятенең  мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Оксана Игнатьева. – Беренче эшләр узган елның апрелендә башланган иде, 2022 ел ахырына исә үзәк тәүге кунакларны кабул итәргә әзер булачак”.

Олы-Теләк старостасы Халит Хатыйпов сөйләвенчә, җирле халык яңа клуб турында 30 ел хыялланган. Клуб бинасы 1948 елда төзелгән. Ә Олы-Теләк авыл советында яшәүчеләр саны 3 мең кешедән артып китә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас