

Башкортстанда быел “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты ярдәмендә мәктәп укучылары өчен җәйге ялның пилот проектын башлап җибәрәләр. Ул 5-9 сыйныфларда белем алучы 11 мең мәктәп укучысын колачлап алачак, дип хәбәр итте БРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Ринат Фаткуллин.
“Без Русиянең 18 пилотлы төбәкләре арасында мәктәп туризмы проектында катнашабыз. Милли проект кысаларында федераль бюджеттан 55 миллион сум бүленә. Моңа өстәп, республика бюджетыннан да финанслау каралган. Без укучылар өчен республика территориясе буенча сыйфатлы турпродукт ясыйсыбыз килә. Быел 11 мең укучыны җәлеп итәргә ниятлибез. Шул ук вакытта төп агымны җәйге каникуллар чорына планлаштырабыз”, – диде Ринат Фаткуллин һәм әле туристик маршрутны уйлап чыгару эше алып барыла дип өстәде.
“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган иде.
Чыганак: bashinform.ru