Милли проектлар
17 март 2022, 20:53

Алтыдан 80 яшькә кадәр

Афәрин!

6дан 80 яшькә кадәр6дан 80 яшькә кадәр
6дан 80 яшькә кадәр

Дүртөйле район мәдәният сараенда “Демография” милли проектының  “Башкортстанда озын гомерлелек”, “Өлкән буын”, “Спорт – тормыш нормасы”  проектлары кысаларында  Римма Асылбаева хәтеренә багышланган шахмат турниры үтте.

Турнир шахмат уенын популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көчле уенчыларны ачыклау, катнашучылар арасында дустанә элемтәләрне ныгыту максатында үткәрелгән. Шахмат буенча ярышлар  тәҗрибәле остаз Данила Куптараев җитәкчелегендә үткән.

Интеллектуаль спорт ярышында балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәпләр укучылары, шулай ук хаклы ялдагы (яшьләре чикләнмәгән)  шахмат яратучылар катнашкан.

Чарага 100дән артык катнашучы җыелган. Турнир ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым 6 яшь категорияләрендә үткән.

Чыганак: durtuli.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас