

Билгеле булуынча, 2025 елда башкала үзенең 450 еллыгын каршы алачак. Юбилейга әзерлек кысаларында Уфаның Октябрь районында да социаль объектлар, торак фонды һәм мәдәни мирас объектлары яңартыла. Кайсыларын төзекләндерәләр, ә кайсыларын яңадан төзиләр. Былтыр Рихард Зорге урамында төзелә башлаган “Беренче укытучыга” скверы соңгылар рәтендә.
Бу ял зонасы Русия Президенты Владимир Путинның “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты кысаларында төзелә. Скверның мәйданы ике мең квадрат метрдан артык.
Ул тулысынча хәзерге заман дизайн-проекты буенча башкарыла. Җәяүлеләр юллары, уңайлы эскәмияләр, үзенчәлекле фонарьлар... Кыскасы, гади, уңайлы һәм күркәм.
Беренче укытучыга багышланган арт-объект исә скверда үзәк фигура булачак.