

Уфада Курчак театрын реконструкцияләү хакы үзгәргән.
Февральдә Башкортстанда Курчак театрына реконструкция эшләү өчен подрядчы сайлау буенча тендер игълан ителгәндә башлангыч ставка 863 миллион сум иде. Март башында конкурс туктатылды. Хәзер яңа конкурс игълан ителде. Башлангыч ставка – 805 миллион сум.
Эшләр ике этапта башкарылачак. Беренче этапта агачларны күчереп, янкорма төзи башласалар, 2 этапта реконструкциягә керешәчәкләр. Гомумән, үзгәртеп кору эшләре 2023 елның ахырына тәмамланыр дип планлаштырылган.
1976 елда төзелгән театр бинасына бер тапкыр да реконструкция эшләнмәгән булган. Әле исә яңарту эшләре “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарыла.