

Октябрьский шәһәрендә “Тишь да гладь” дип аталган чүлмәк ясау остаханәсе ачылган.
Остаханәнең хуҗабикәсе Регина Сөләймәнова сәнгать мәктәбен тәмамлап, педагогик белем алган һәм үз эшен ачкан. Хәзер аның остаханәсендә теләге булган һәр кеше кызыл балчыктан чүлмәк әвәләп карый ала. Әйткәндәй, балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп биредә вакыт уздыра икән. Регина әлеге эшнең нечкәлекләренә төшендереп кенә калмый, сувенир эшләргә дә өйрәтә, мастер-класслар да үткәрә һәм, әлбәттә, фотосессия дә оештыра.
Башлангыч этапта бизнесмен ханымга ярдәм дәүләттән килгән. Эшкуарларга булышлык итү муниципаль программасы кысаларында ул бина арендалау һәм мич сатып алу өчен субсидия алган. Ә киләчәккә планнары зурдан аның: төрле чараларда катнашу һәм уңышларга ирешү.