

Республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә Русия Президенты Владимир Путинның яңа указы турында хәбәр урнаштырды.
“Русия Президенты Владимир Путин бүгенге сәясәтнең төп приоритетларын билгеләүче законга кул куйды.
Аңа ярашлы төп чаралар арасында:
-социаль түләүләрнең күләмен арттыру,
-авыр тормыш хәлендә калучыларга адреслы ярдәм күрсәтү,
-беренчел кирәк товарларның хакына мотирониг үткәрү,
-халыкны эш белән тәэмин итү (Яңа һөнәр үзләштерү һәм квалификация күтәрү да монда керә),
-бизнес өлкәсендә административ киртәләрне булдырмау һәм адреслы ярдәм күрсәтү (бу чарага шулай ук ташламалы кредит бирү керә).Шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга да ярдәм күрсәтү күздә тотыла.
Без әлеге указның күп юнәлеше буенча эш алып барабыз инде. Безнең республикада кризиска каршы штаб эшли. Ул бар төбәкләрдә дә булырга тиеш дип саныйм. Башкортстанда әлеге штаб куелган бурычларның бик күбесен башкара.
Президент указы шулай ук куелган бурычларны хәл итүгә булышлык итү максатында төбәк властенең вәкәләтләрен арттыруны күз уңында тота. Хәбиров командасы әлеге бурычларны лаеклы рәвештә башкарып чыгар дип уйлыйм”, –дип язды ул.